Артистлар үзләре бии, җырлый, төрле музыка коралларында оста итеп уйный. Россия, республикабызның төрле төбәкләрендә генә түгел, бик күп чит илләрдә- Африка, Кытай Финляндия, Монголия, Германия һәм башка җирләрдә яшәүче милләттәшләребезгә дә халкыбызның бай мирасын түкми-чәчми җиткерә алар. Яңа ел алды көннәрендә генә Гарәп Әмирлекләрендә булып кайтканнар. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әлеге ансамбльгә Кайбыч тамашачылары исеменнән тирән рәхмәтен белдерде.