Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Кайбыч муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
М12 трассасын төзү
Район тарихы
Район картасы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Һава торышы
Шәһәр төзү һәм архитектура
Санитар - экологик халәт
Ситуацияләр үзәге
Татарстан Республикада Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы
Район тормышы
Муниципаль хезмәт күрсәтү
Кадрлар сәясәте
Кайбыч районы оешмалары
Татарстан республикасы кайбыч муниципаль районы Иҗтимагый советы
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Татарстан Республикасы Конститутциясе
Территориаль сайлау комиссиясе
Муниципаль контроль
Статистика мәгълүматлары
Бюджет
Муниципаль хезмәт
Коррупциягә каршы хәрәкәт
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Профсоюз тормышы
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
ТР яшьләренә торак
Шәхси мәгълүматларны саклау
Кайбыч муниципаль районына 30 яшь
Хокукый агарту
Милли проектлар
Документлар
Район башлыгы карарлары
Документлар проектлары
Статуслы документлар
Совет боерыклары
Совет карарлары
Башкарма комитет карарлары
Башкарма комитет боерыклары
Урнаштырылган МНПАЛАР ТР хокукый мәгълүмат рәсми порталында
Матбугат хезмәте
Юбилярлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Район башлыгының рәсми блогы
Элемтә
СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘР
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча мәсьәләләрне җайга салучы норматив-хокукый актлар
ГОМУМРОССИЯ ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Интернет буенча кабул итү
Өлкән яшьтәге гражданнарны консультацияләү өчен "кайнар линия" телефоннары
Кире элемтә
Элемтә
Җәмәгатьчелек фикерен сораштыру, анкеталаштыру
Муниципаль районнар
Кайбыч муниципаль районы
Кайбыч районының ел тәрбиячесен ачыкладылар
2017 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе
Алар иртәдән алып кичкә кадәр әти белән әниләрен алыштыра. Ата-аналар исә тыныч күңел белән хезмәт урынына юл ала. Чөнки кадерлеләре вакытында, ашый, йоклый, уйный һәм дөньяны танып белергә өйрәнә. Сер түгел, өйдәге ике-өч баланың шаярышып чыр-чу килүенә түземлек бетә башлагач, нигә балалар бакчасы якшәмбе дә эшләми икән ул, дип әйтеп куйган чаклар да була. Ә тәрбиячеләр әнә шундый тиктормас егерме-утыз баланың көен көйли. Шуңа да зур җаваплылык сорый торган әлеге һөнәр ияләренең барысына да сабырлык һәм балаларны ярату кебек сыйфатлар хастыр, мөгаен. Районыбызның үз эшенә бөтен күңеле белән бирелгән әнә шундый тәрбиячеләре узган атнада “Ел тәрбиячесе – 2017” республика бәйгесенең муниципаль этабында үз көчләрен сынады.
– Балалар бакчасы тәрбиячесе һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү, педагогларның осталыкларын арттыру максатыннан оештырылып, инде матур традициягә әверелгән әлеге бәйгедә катнашырга быел унөч мәктәпкәчә белем бирү педагогы теләк белдергән иде. Сайлап алу турында аларның бишесе җиңүгә иреште,–диде мәгариф бүлеге методисты Альбина Сибгатуллина.
Федоровскоеның «Теремкәй» балалар бакчасыннан Елена Гущина, Олы Кайбычтагы «Миләшкәй»дән Резидә Мотыйгуллина, Олы Урсактагы «Чулпан»нан Алсинә Газиева, Олы Подберезьедагы “Берёзка”дан Фирдинә Наумова һәм Иске Тәрбитнең “Гөлбакча”сыннан Люция Петухова хакында гел җылы сүзләр генә ишетергә туры килә. Аларның барысы да районыбызның иң яхшы ел тәрбиячесе исеменә лаек. Олы Кайбычтагы “Миләшкәй” балалар бакчасы базасында узган бәйгедә алар яңа яктан ачылды. Тәрбиячеләрнең балаларга үткәргән дәресләрендә белемнәре,тәрбия бирү өлкәсендәге осталыклары ачык күренде. Икенче өлештә визит карточкасын тәкъдим иттеләр.
– Замана тәрбиячесе ул вазифаларын үтәүче хезмәткәр генә түгел, даими эзләнүдә булган тынгысыз педагог та, – диде Елена Гущина. –Балалар белән эшләү дәверендә мин танып белү, тәҗрибәләр алымын кулланам.
Резидә Мотыйгуллина үз чыгышында бармак уеннарын киң куллануын әйтте, бу аларның кул хәрәкәтләрен яхшырта.
– Соңгы елларда балаларның сүзлек запасының азрак булуына игътибар итә башладым. Моның төп сәбәбе – әти-әниләрнең ул-кызлары белән сөйләшергә вакыт тапмавында, аз аралашуларында. Балалар үзләре дә күп сөйләшми, чөнки күбрәк телевизор карыйлар, компьютерда уйныйлар. Алар үз куллары белән уенчыклар, башка әйберләрне сирәк ясыйлар, – диде тәрбияче. –Шуңа күрә мин пазллар, вак уенчыклар, ярмалар белән эшләү һәм бармаклар ярдәмендә театр күрсәтү алымнарына зур игътибар бирәм.
Люция Петухова балалар белән бергәләп кашыктан курчаклар ясады. Аларны йоклаттылар да, уяттылар, юындырдылар, ашаттылар да. Алсинә апалары нәниләргә кәгазь салфеткалардан чәчәкләр ясатты. Фирдинә Наумова “Өч аю” әкиятенә нәниләрне генә түгел, тамашачыларны да алып кереп китә алды. Ул үзе дә алар белән бергә шаярды, көлде, аюларның савыт-сабаларын табарга ярдәм итте.
Чын тәрбияче әнә шундый булырга тиештер дә инде ул. Сабый күңеле аеруча сизгер, ул синең кәефсез булуыңны да, дорфалыкны да кабул итә алмый. Өйдәге мәшәкатьләр дә балалар бакчасының тышкы ягында калырга, тәрбияче үзе дә сабыйга әйләнергә, нарасыйларның кечкенә генә шатлыгына да чиксез куанырга, борчылуына юату сүзләре табарга тиеш, ә моның өчен зур сабырлык һәм тырышлык сорала. Шуңа да тәрбияче булу бөтен кешенең дә хәленнән килми.
– Тәрбияче булып 26 ел эшлим. Беренче чыгарылышларым инде үзләре әти-әниләр, хәзер балалары минем группага йөри, – диде Алсинә Газиева. – Бу бәйгедә беренче генә катнашуым. Үз эшемне һәм балаларны бик яратам. Алар белән эшләү – минем өчен зур бәхет.
Бәйге нәтиҗәләре буенча, беренче урынны Елена Гущина яулады. Икенче урынга Резидә Мотыйгуллина лаек булды, өченчедә — Алсинә Газиева. Фирдинә Наумова “Җиңүгә омтылыш”, Люция Петухова “Йөрәгемне балаларга бирәм” номинацияләрендә җиңүче булды. Жюри рәисе, район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фәния Петухова аларның барысына да мәгариф бүлегенең Мактау кәгазьләрен тапшырды. Призлы урын яулаган тәрбиячеләр район данын бәйгенең зона этабында яклаячак.
Балалар бакчасында киләчәк тәрбияләнә, диләр. Бәйгедән мин ул киләчәкнең ныклы тәрбия алачагына ышаныч белән кайттым.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
май, 2026 ел
«Без чисталык өчен» Бөтенроссия өмәләр атнасы уза
«Без чисталык өчен» Бөтенроссия өмәләр атнасы уза
27
май, 2026 ел
28.05.2026 га ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 27 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 28 май 2026 елның 28 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - көндез көнбатыш җиле көчәеп 15-20 м/с ка кадәр җиткән (Казанда 15-17 м / с). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч. 6. Югары катларның тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил өзеп алган түбә һәм лепка декоры элементлары куркыныч тудырырга мөмкин. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар янында арта. 7. Йортларның барлык тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышка төшәргә мөмкин булган предметларны алырга кирәк. 8. Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Җәяүлеләргә урамны билгеләнгән җәяүлеләр кичүе урынында гына кисеп чыгарга киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны кичмәскә, чөнки юлның тайгак өслеге аркасында автомобильнең тормоз юлы сизелерлек арта. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә. Югары күрүчәнлектәге жилет кулланырга яки киемгә яктылыкны кире кайтара торган элементлар беркетергә. Машина йөртүчеләргә: 1. Әлеге шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга; 2. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә; 3. Кинәт тормозлаулардан качарга, туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк; 4. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк.; 5. Бөтен оптика эш халәтендә булырга тиеш; 6. Хәрәкәт күп булган урыннарда, мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм төшүләрдә куркынычсызлык тәэмин итә торган тизлек белән хәрәкәт итәргә. Җәяүлеләргә киңәш ителә: 1. Урамнар һәм юллар аша чыкканда бик игътибарлы булу; 2. Урамны билгеләнгән җәяүлеләр кичүе урынында гына кисеп чыгарга, күз күреме җитәрлек булмау һәм юл өслеге тайгак булу аркасында машина йөртүчегә транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәклеген истә тотарга; 3. Машина йөрү өлешен кичү өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләреннән генә файдаланырга; 4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны кичмәскә; 5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә; 6. Югары күрүчәнлектәге жилет кулланырга яки киемгә яктылыкны кире кайтара торган элементлар беркетергә. Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк. Кинәт тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Мөмкин булганча сәфәрләрдән качыгыз, табигатьтә озак сәфәрләрдән баш тартыгыз. Теләсә нинди бәла – каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
26
май, 2026 ел
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
Территориядә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы Кайбыч МР 2026 елның 27 маена 1. Метеорологик фараз һәм гадәттән тыш хәлләр (һәлакәтләр)барлыкка килү куркынычлары Уңайсыз метеорологик күренешләр Консультация-кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында 2026 елның 26 маенда 18 сәгатьтән 27 маенда 18 сәгатькә кадәр 2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәл килеп чыгу (һәлакәтләр) куркынычы Гадәттән тыш хәлләрнең (вакыйгаларның)техноген чыганаклары Техноген янгыннар, көнкүреш газы шартлау, кешеләрнең ис газы белән агулану куркынычы ТКХ объектларында куркынычлар (аварияләр), электр, су һәм газ белән тәэмин итүне сүндерү Гадәттән тыш хәлнең табигый чыганаклары (хәл) Электр белән тәэмин итү системаларында авария куркынычы электр линияләре һәм элемтә линияләре зарарлану (өзелү), аз ныгытылган, киң форматлы конструкцияләр һәм манара краннары ишелү, агачлар аву белән бәйле Авиация транспортындагы һәлакәтләр һәм аэропортлар эшендә хокук бозулар белән бәйле куркынычлар Яшеннән саклау белән җиһазландырылмаган объектларга, шул исәптән биналарга һәм кешеләргә атмосфера электры разрядлары (яшеннәр)белән зарарлану куркынычы Җирлекнең Түбән участокларын һәм урам-юл челтәрен су басуга бәйле куркынычлар Республика автомобиль юлларында юл-транспорт һәлакәтләренә бәйле гадәттән тыш хәлләр (хәлләр) килеп чыгу куркынычы, транспортта авария хәлләре Су объектларында һәлакәтләр барлыкка килү куркынычы, үлем белән бәйле кешеләр Кече үлчәмле, йөк судноларын эксплуатацияләүгә бәйле гадәттән тыш хәлләр (хәлләр) килеп чыгу куркынычы Хәтәр килеп чыккан гадәттән тыш хәлләрне (һәлакате теркәлгән) белән бәйле возникновением табигый янгыннар, горением үлән һәм чүп-чар, термических аномалияләр
25
май, 2026 ел
1 июньнән ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче татарстанлылар ике яки аннан да күбрәк бала үстерүче эшләүче ата-аналар өчен түләү рәсмиләштерә алачак.
Әлеге төр түләүне алуга 18 яшькә кадәрге (уку йортының көндезге бүлегендә укучылар 23 яшькә кадәр) ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-ананың (шулай ук уллыкка алучыларның, опекуннар һәм попечительләрнең) икесенең дә хокуклары бар. Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге искәртә: әгәр ата-аналар узган елда (2025) эшләмәгән һәм НДФЛ түләмәгән булса, быел аларга түләү билгеләнмәячәк. Шулай ук, ул махсус салым режимнарында үз-үзенә эшләүчеләр һәм шәхси эшкуарлар өчен дә әлеге түләү каралмаган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз