Мөрәледә халык җыены үтте.

2017 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе
Мөрәле һәм Зур Колаңгы авылларын берләштерүче җирлек башлыгы Ринат Зиннәтуллин узган елга планга кертелгән эшләрнең нинди күләмдә үтәлүенә, үзара салым ярдәмендә булган уңай үзгәрешләргә анализ ясады һәм агымдагы елга куелган бурычлар белән таныштырды. Мөрәле авылы эчендә мәктәп тыкрыгына һәм мәдәният йорты борылышын узгач “лежачий полицейский” ясалган. Җәй көне электр челтәре кампаниясе хезмәткәрләре тарафыннан Үзәк урамдагы агачларны кисү оештырылган, әле бу эш тәмамланмаган. Зур Колаңгыда электр утларына капиталь ремонт ясалган: агач баганалар тимер-бетонга алмаштырылган. Ләкин проблема тулысынча чишелеп бетмәгән әле. Лесная урамының югары башында иске агач баганалар калган, алар җилле көнне өзелә. Әлеге авылда юл да – хәл ителәсе мөһим мәсьәлә. Җәй көне бераз гына янгыр яуса да, кышын буран чыкса да, көзге-язгы пычракларны әйтеп тә торасы юк, авыл дөнья белән аерыла, үзләре бер утрауда бүленеп калалар. Бүгенге көндә моннан өч укучы мәктәпкә йөри, быел тагын бер бала укырга керә. Авыл кечкенә булу сәбәпле, аны бернинди дә программага кертеп булмый. Ринат Зиннәтуллин Зур Колаңгылыларның юл ясау үтенечен район башлыгына җиткерде. Мөрәледә үзара салым акчасы су башнялары тирәсен әйләндереп алырга, Гагарин урамына юл салырга, Боламык кизләвен төзекләндерүгә, авыл уртасындагы һәйкәлне ремонтларга, Зур Колангы авылында су буйларын тәртипкә китерү агачлар кистерүгә тотылган. 
Мөрәледә дә демография иң четерекле мәсьәләгә әверелеп бара. 2016 елда авыл җирлеге буенча дүрт бала туган, шул ук вакытта тугыз үлү очрагы теркәлгән. Отчет елында гаилә коручылар алдагы еллардан әзрәк булган. Шунысы куандыра, соңгы өч елда аерылышучылар теркәлмәгән. 
Җирлектә барлыгы 162 баш мөгезле эре терлек теркәлгән, 32 баш сыер асрала, Мөрәледә - 26 сыер, Зур Колангыда – алты. Сөтлебикәләрнең баш саны ел саен кими бара. 
- Эшләр болай барса, киләчәктә сыерларны шәһәргә зоопаркына барып кына күрергә мөмкин булыр, мөгаен, - диде Ринат Зиннәтуллин ачынып. 
Шәхси хуҗалыклардан сөт җыю буенча да проблема килеп туган. Сөтне узган елның 10 ноябренә хәтле шәхси эшмәкәр Әминә Камалиева җыйган. Ләкин вакытында исәп-хисап ясамаган өчен аның белән араны өзәргә мәҗбур булганнар, сөтне башка кеше җыя башлаган. Әмма халык октябрьгә һәм ноябрьнең ун көненә әле дә булса Әминә Камалиевадан акча алмаган. 
- Әлеге проблеманы хәл итүе җиңел булмаячак. Чөнки сезнең шәхси эшмәкәр белән төзелгән килешү кәгазе юк. Шулай да без аны үзебезгә чакыртып, сөйләшеп карарбыз, - диде район прокуроры Руслан Заһретдинов. 
Авылны экологик яктан чиста тоту, чүп-чар түктермәү – Мөрәледә дә иң авыр проблемаларның берсе булып кала бирә. Очрашуда бу мәсьәлә буенча да сөйләштеләр. Урамнарның кардан начар чистартылуына зарланучылар да булды. Баһавиев Әнәс абый Мөрәледәге Үзәк урамга авылдашы, генерал-майор Илмас Мифтахов исемен бирү тәкъдиме белән чыкты. Халык, бигрәк тә Үзәк урамда яшәүчеләр, әлеге фикерне хупламады. Чөнки документларны үзгәртү шактый гына чыгымнар таләп итәчәк. “Бәлки киләчәктә яңа урам барлыкка килер һәм аңа авылдашыбыз исеме бирелер, - диде Ринат Зиннәтуллин. Мәктәп директоры Алмаз Җиһаншин физик тәрбия укытучысы Фрат Җиһаншинның тимераякта йөгерү өчен махсус боз мәйданчыгы ясау гозерен җиткерде, моны ата-аналар исеменнән Альберт Билалиев та куәтләде. Альберт Рәхмәтуллин Кайбычны спортның бу төре буенча Татарстанда гына түгел, хәтта Россиядә дә таныткан тренерның һәм балаларның үтенечен канәгатьләндерергә тырышачакларын әйтте. Очрашуга килүчеләрне пай җирләреннән файдалану буенча да сораулар да борчый булып чыкты. Аларга “Ак Барс Кайбыч” җәмгыятенең икенче филиалы директоры Александр Тутаев җавап бирде. 
Кайбычтагы почта элемтәсе бүлеге җитәкчесе Гөлсәрия Галиәскәрова Мөрәледә хат ташучы булып эшләүче Фирдинә Тимершинаның эшен намус белән тырышып башкаруын әйтте һәм аңа Яшел Үзән почта элемтәсе узелының Мактау кәгазен тапшырды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International