Кайбыч балалар сәнгать мәктәбе укучылары - Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре

2017 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

Кайбыч муниципаль районы балалар сәнгать мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары Рамил һәм Ранис Гаттаровлар (җитәкчеләре – З. Яруллина) “Рассударики” Бөтенроссия иҗади конкурсының “Вокал һәм музыка иҗаты” номинациясендә читтән торып катнашып, 2 урын яулады һәм Диплом белән бүләкләнде. “Кайбыч” ансамбле (укучылар Инсаф Хисамов, Рамил Гаттаров, Ранис Гаттаров, Арина Макарова, Кадрия Таҗетдинова, Регина Гобәева) шул ук номинациядә “Зариф” татар халык җырын башкарып, 1 урынга лаек булды (остазлары – З. Яруллина һәм Р. Гыйрфанова).  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International