Надеждино авылында гомер кичерүче Антонида Кузьмина үзенең 80 яшьлек юбилеен каршылады. Аны юбилее белән Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина һәм Надеждино авылы җирлеге Башлыгы Екатерина Савельева тәбрикләде. Эльвира Заһидуллина юбилярга Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Рәхмәт хатын тапшырды һәм ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп яшәвен теләде.