Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында яшь укытучыларның “Педагогларның шәхес һәм һөнәри үсеше” темасы буенча район семинары узды. Семинарда 17 яшь укытучы катнашты. Аларга Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары М. Хәмидуллина һәм Г. Сабировалар дәрес күрсәтте. Семинарның икенче өлешендә мәктәпнең хезмәт укытучысы А. Насретдинов балчыктан савыт ясау буенча мастер-класс күрсәтте. Шулай ук музыка укытучысы А. Кадыйровның гармунда уйнарга өйрәтү дәресе семинар кунаклары тарафыннан җылы кабул ителде.
Семинар ахырында Кайбыч муниципаль районының психолого – педагогик хезмәте җитәкчесе Е. Скворцова яшь педагогның һөнәри адаптациясе буенча тренинг уздырды.