Шушы көннәрдә Казан шәһәренең “Дуслык” сәламәтләндерү һәм белем бирү комплексы базасында Татарстанның 10 районыннан 21 команда яшь географ исемен алу өчен ярышты.
Кайбыч муниципаль районының Олы Кайбыч урта һәм Бәрлебаш төп гомуми белем бирү мәктәпләренең “Горизонт” җыелма командасы Татарстан яшь географларының II республика турнирының “Юниорлар” лигасында катнашып, 1 урынга лаек булды. Составында Анастасия Лазарева, Ильмира Бикеева, Адилә Гарифуллина, Фирүзә Мусина, Адилә Гыйбадуллиналар булган әлеге команданың җитәкчеләре – Эльмира Рәхмәтуллина һәм Гөлшат Хәйретдинова (Бәрлебаш һәм Олы Кайбыч мәктәпләренең биология укытучылары).