Хуҗа Хәсән авылының “Аленушка” балалар бакчасында Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе узды. Әлеге матур кичәдә балалар үзләренең әниләренә, әбиләренә багышлап биюләр, җырлар башкарды, шигырләр сөйләп куандырды, үз куллары белән, йөрәк җылысын кушып ясаган бүләкләрен тапшырды.