Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә районның 3 кешесе килде. Халык район башлыгына күбрәк матди ярдәм турында сорау белән мөрәҗәгать итте. Барлык мөрәҗәгатьләр теркәлде һәм карап тикшерелде, әңгәмә вакытында аңлатмалар бирелде.
2018 елның 8 октябрендә Казанда Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланган «Татарстан гасыры-2» проекты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды.
Район хуҗалыкларында кыр эшләре тәмамланганнан соң, авыл хуҗалыгы техникасын саклауга кую буенча актив эш алып барыла. Авыл хуҗалыгы машиналарын һәм мастерскойларны кышкы сезонга әзерләү, салкыннарга кадәр авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауны оештыру бара һәм машина-трактор парклары территориясендә тәртип урнаштырыла.
4 октябрь көнне Кайбыч районы мөхтәсибәтендәге мәхәлләләрдән җыелган гошер сәдәкасын Казан шәһәренең “Мөхәммәдия” һәм “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мөселман мәдрәсәләренә җибәрү оештырылды.
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнарындагы территориаль бүлеге грипп буенча эпидемия сезоны алдыннан 2018 елның 8 октябреннән 15 октябренә кадәр грипп һәм ОРВИ профилактикасы буенча Бөтенроссия кайнар линиясен ачып җибәрә.
1. «Кулдагы акча исәп-хисапларын һәм (яки) түләү карталарын файдаланып исәп-хисап ясаганда контроль – касса техникасын куллану турында «Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 2016 елның 3 июлендәге 290-ФЗ номерлы федераль закон (алга таба-290-ФЗ номерлы Федераль законга) үзгәрешләр кертү турында» 2016 елның 22 маендагы 54-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр кертелде. – «Акчалата исәп-хисапларны һәм (яисә) түләү карталарын файдаланып исәп – хисап ясаганда контроль-касса техникасын куллану турында» Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында «Федераль законның 7 статьясына үзгәрешләр кертү турында «2017 елның 27 ноябрендәге 337-ФЗ номерлы Федераль закон) һәм «Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешенә үзгәрешләр кертү турында " 2017 елның 27 ноябрендәге 349-ФЗ номерлы Федераль закон (алга таба – 349-ФЗ номерлы Федераль закон).
Бүген тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Зәкия Сибгатулла кызы Бәдретдинова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул 1923 елның 8 октябрендә Мордовия Республикасының Ләмбрә районы Татар Свербейка авылында туа.
2018 елның 6 октябрендә «Россия мәдәнияте» федераль максатчан программасы кысаларында Казан дәүләт мәдәният институтында традицион сәнгать мәдәниятнең «Этномериада» Халыкара конкурс-фестивале узды.
6 октябрь көнне «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында бадминтон буенча Кайбыч муниципаль районы Беренчелеге узды, анда 16 гомуми белем бирү мәктәбеннән 74 егет һәм 61 кыз катнашты.
4 октябрьдә район мәдәният йортында Укытучы көненә багышланган чара узды. Анда мәгариф бүлегенең мактау грамоталары белән Кайбыч муниципаль районының мәгариф системасын үстерүгә һәм һөнәри бәйрәм уңаеннан зур өлеш керткән укытучылар, методистлар бүләкләнде.