Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Зәкия Бәдретдинованы 95 яшьлек юбилее белән котлады

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

          Бүген тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Зәкия  Бәдретдинова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул 1923 елның 8 октябрендә Мордовия Республикасының Ләмбрә районы Татар Свербейка авылында туа.

          Зәкия Сибгатулла кызының балачак һәм яшьлек еллары бөтен ил өчен авыр булган 30-40 елларга туры килә. Ул бишьеллыкларны да, сугыш елларын да хәтерли, берәүләр фронтта сугышканда, икенчеләре тылда, җиңүне якынайтып эшләгән.

          1944 елда Горький шәһәренә күчеп китә, заводта эшли. Анда Олы Кайбыч авылының булачак ире Әгъзәм белән таныша, ул хезмәттән соң туганнарына килгән була.  1951 елда яшьләр өйләнешәләр. Аларның ике баласы – Искәндәр һәм Наҗия дөньяга килә, әмма соңыннан гаилә Олы Кайбычка, Әзамның туган ягына күчә. Монда кызлары Дания туа.  Монда, Зәкия  апа район сырхауханәсенең туберкулез бүлегендә санитарка булып эшли,  ә ире Әгъзам  подстанциядә электромонтер булып эшли.

          Хәзерге вакытта Зәкия апа кызы Нәзия белән яши, аны оныклары карый.

          Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитет эшләре белән идарә итүче Дания Бәдертдинова һәм Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин да Зәкия Сибгатулловнада кунакта булдылар. Район башлыгы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын укыды, аңа ныклы сәламәтлек һәм күңел көрлеге теләп бүләк тапшырды!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International