Ул озак еллар буе колхозда төрле эшләрдә эшләгән. Аны юбилее белән район башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Дания Бәдертдинова котлады. Ул юбилярга ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде һәм аңа район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның рәхмәт хатын тапшырды.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты «Минем шәҗәрәм" Республика балалар-яшүсмерләр генеалогик тикшеренүләр конкурсы һәм «Минем шәҗәрәм» Республика генеалогик тикшеренүләр конкурсы үткәрә.
4 октябрь көнне Подберезье авылының мәдәният йортында Березка ансамбле оешуына 50 ел уңаеннан концерт булып узды.
Бүген барыгызны да 19:00 сәгатьтә район мәдәният йортында булачак Айрат Сафин һәм диджей Радик концертына көтеп калабыз. Бәясе 300 сум. Белешмәләр өчен телефон 2-13-12, 2-16-72.
4 октябрь көнне үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Миләшкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә, балалар язучысы Абдулла Алишка 110 ел тулу уңаеннан "Абдулла Алиш - герой да, әкиятче дә" исемле әдәби танышу сәгате үткәреп язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырдылар.
Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең 2018 елның 24 сентябрендәге 24-18р номерлы күрсәтмәсе нигезендә 2018 елның 4 октябрендә Кайбыч үзәк сырхауханәсендә кешеләрне эвакуацияләү һәм кешеләр төнге тору объектларында янгын чыккан очракта хезмәт күрсәтүче персоналның гамәлләрен эшләү һәм электр белән тәэмин итүнең резерв чыганакларын бер үк вакытта тикшерү буенча өйрәнүләр үткәрелде.
4 октябрь көнне район мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган концерт булып узды. Бу көнне районда иң мөһим һәм кирәкле һөнәрләрнең берсен – укытучы һөнәрен сайлаган иң яхшы укытучыларны хөрмәтләделәр!
Хөрмәтле укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре һәм педагогика хезмәте ветераннары!
Кайбыч муниципаль районы Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне белән чын күңелдән котлыйм!
Бүген район мәдәният йортында Укытучылар көне алдыннан атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев җитәкчелегендә Казан дәүләт аграр университетының халык театры "Галиябану" спектакле булып узды. Студентлар үз рольләрен яратып һәм артистлык белән башкардылар, тамашачы үз чиратында яшь артистларны кайнар алкышларга күмде.
Район мәдәният йортында Олы Кайбыч мәктәп укучылары өчен "Лев Толстойның гомере һәм иҗаты" темасы буенча әдәби викторина үткәрелде.