6 октябрь көнне «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында бадминтон буенча Кайбыч муниципаль районы Беренчелеге узды, анда 16 гомуми белем бирү мәктәбеннән 74 егет һәм 61 кыз катнашты. Барлык катнашучылар да 18 яшькә кадәр бердәм яшь категориясендә көч сынашты.
Күп сәгатьлек ярышлар нәтиҗәсендә шәхси ярышларда, шулай ук команда зачетында җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Кызлар арасында иң яхшылар-Борындык төп мәктәбеннән Адилә Хөснетдинова һәм Гүзәл Хәйруллина, Федоровское урта мәктәбе өчен чыгыш ясаган Фирүзә Хуҗина. Егетләр арасында Федоровское урта мәктәбеннән Булат Хуҗин җиңүче булды, ә Максим Ситнов һәм Артем Дунаев калган призлы урыннарны алды. Команда зачетында Федоровское урта мәктәбе (тренер-укытучы Юрий Григорьев) иң яхшысы булды, икенче урында – Борындык (тренер-укытучы Хәмзә Юнысов), өченчедә – Мөрәле (тренер-укытучы Фрат Җиһаншин). Барлык җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз!
.jpg)