2018 елның 8 октябрендә Казанда Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланган «Татарстан гасыры-2» проекты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды. Конкурста республиканың 43 районыннан һәм Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 32 меңнән артык укучы катнашты.
Бу чарада безнең районнан Бәрлебаш төп мәктәбе укучысы Лазарев Александр (җитәкчесе Лазарева Людмила) «Минем районның истәлекле урыннары» дигән рәсем конкурсында катнашып, җиңү яулады. Шулай ук Кайбыч муниципаль районы "Иң актив район" конкурсында җиңгән өчен диплом белән бүләкләнде.
