Мәдрәсәләргә ярдәм йөзеннән гошер сәдәкасы җибәрү

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

         4 октябрь көнне Кайбыч районы мөхтәсибәтендәге мәхәлләләрдән җыелган гошер сәдәкасын Казан шәһәренең “Мөхәммәдия” һәм  “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мөселман мәдрәсәләренә җибәрү оештырылды. Райондагы 16 мәхәлләнең 13  бу изге эштә катнашты. Барлыгы халыктан 200 капчыктан артык бәрәңге җыелды. Әлеге бәрәңгеләрнең бер өлеше Федоровский авылында урнашкан картлар йортына тапшырылды. Кайбыч районы мөхтәсибәте әлеге изге эштә катнашкан барлык район халкына һәм әлеге уңышны җыеп Казан шәһәренә озатырга ярдәм иткән авыл имамнарына, волонтер егетләргә һәм район башлыгы Рәхмәтуллин Альберт Илгизәр улына  олы рәхмәтен белдерә һәм изге дога да кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International