Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 11 октябрьга чөгендер 1620 гектарда казып алынган, бу исә гомүми планның 50% ын тәшкил итә. Район басуларында 5 чөгендер җыю комбайны һәм 1 төягеч эшли. Барлыгы 40500 тонна шикәр чөгендере җыеп алынды, уртача уңыш гектарыннан 250 центнер тәшкил итә.
9 октябрь көнне Олы Кайбыч авылының "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында өлкәннәр Декадасына багышланган район пенсионерларының Спартакиадасы узды. Анда 16 ир-ат һәм 26 хатын - кыз катнашты - барлыгы 15 команда.
Өлкәннәр декадасы кысаларында, "Палан" чуаш халык фольклор ансамбле һәм Кече Мәме төп мәктәбе укучылары Федоровскийдагы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булдылар. Алар интернатта яшәүчеләргә бәйрәм концерты оештырдылар.
Татарстан Республикасы архив хезмәтенең 100 еллыгы уңаеннан, шулай ук Татарстан АССР оешуның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында 2018 елның 8 октябрендә Башкарма комитетның архив бүлегендә Ульянково төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен экскурсия узды. Укучылар район архивының үсеш тарихы, архив документларын саклау һәм исәпкә алу кагыйдәләре белән таныштылар.
6 октябрь көнне Казанда Халыкара Укытучы көненә багышланган тантаналы чара узды. Чарага безнең районнан "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Багавеева Наталья чакырылды. Ул "Иң яхшы өстәмә белем бирү директоры" номинациясендә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрылыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин торак пунктларда урам юлларын төзүгә кагылышлы киңәшмә үткәрде. Ул Олы Кайбыч авылының Болын урамында булды, анда гражданнарның үзара салым акчасына вак таштан юл җәю планлаштырыла. Төзелеш мәсьәләләре турында фикер алышты, шулай ук конкрет күрсәтмәләр бирде. Фикер алышуда Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин, муниципаль юлларны төзекләндерү буенча белгеч Рәиф Губаев һәм район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Булат Сәлахов катнашты.
Өлкәннәр декадасы кысаларында Надеждино авыл җирлегенең иҗат коллективы Федоровскийдагы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булдылар. Алар интернат карамагындагылар өчен концерт программасы оештырдылар. Өлкәннәр хөрмәтенә шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Интернатта яшәүчеләр һәр башкаручыны җылы кабул иттеләр.
Бүген Казанда Корстон сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.
Бүген Олы Кайбыч авылының "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында өлкәннәр Декадасына багышланган пенсионерлар спартакиадасы узды. Быел стартларда Кайбыч районы авыл советлары авылларыннан 15 команда катнашты. Ярышлар программасына шахмат, шашка, өстәл теннисы, йөзү керде.
7 октябрь көнне Олы Подберезье авылында балалар мәйданчыгы ачылды. Балалар мәйданчыгы гражданнарның үзара салым акчасына төзелде.