ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Бүгенге көндә шикәр чөгендерен җыюны 77,9 процентка төгәлләделәр. Эшләр 3 нче филиал "Дубрава" агрофирмасы " кырларында бара. 1 һәм 2 номерлы филиаллар эшне тулысынча төгәлләде. Уртача уңыш бер гектарга 240 центнерны тәшкил итә.
 

2018 елның 13 октябрендә "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында гомуми белем бирү мәктәпләренең  егетләр һәм кызлар арасында йөзү буенча ярышлар узды. Барлыгы районның 9 мәктәбеннән 76 укучы көч сынашты.
 

12-14 октябрьдә Чебоксар шәһәрендә каратэ WKC буенча IX Россия Кубогы узды. Россиянең 16 регионыннан төрле яшьтәге 900 катнашучы Чуашстанда иң көчлеләр исеме өчен көрәште. Кайбыч районын балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Владислав Васильев җитәкчелегендә шөгыльләнүче Колаңгы һәм Олы Кайбыч мәктәбе укучылары тәкъдим итте. Мондый зур ярышларда катнашып, яшь каратистлар югалып калмадылар.

2018 елның 17 октябрендә 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнарында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе  эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештыра. "Ачык ишекләр" Яшел Үзән шәһәре, Засорин урамы, 24 йорт адресы буенча булачак.

 

Татарстанда балаларны мәгариф оешмаларында тукландыру мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлаячак. Бу хакта Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратыннан хәбәр итәләр.

 

13 октябрь көнне, мәдәният йортында клуб мөдире һәм китапханәче тарафыннан, Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган ял кичәсе үткәрелде. Бәйрәмдә котлаулар, җырлар, шигырьләр яңгырады. "Көз" киемендә бәйрәмгә Сяплина Ольга Александровна килде, аның башкаруында шигырьләр яңгырады. Кичә уеннар һәм биюләр белән дәвам итте.
 


15
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

"Турникетларсыз атна» һәр елны апрель аеның 3 нче атнасында һәм октябрьнең 3 нче атнасында үткәрелә. Программа 2015 елдан Россия машина төзүчеләре берлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла. Акция Россиянең әйдәп баручы предприятиеләре эшчәнлеге турында һөнәри юнәлеш бирүче мәгълүмат бирүгә һәм сәнәгать җитештерүендә кирәкле инженер һөнәрләрен һәм белгечлекләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән чаралар комплексы булып тора.
 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Лизинг-грант»программасы буенча субсидияләр рәвешендә дәүләт ярдәме бирү өчен Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул итү турында игълан итә.
 

8-12 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе “Шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителүче"  операциясе үткәрделәр. Алар Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Кайбыч районы  һәм Кама Тамагы муниципальара филиалында  учетта торучы затларны карадылар.

Бүген Олы Кайбыч авылында яшәүче Гыйсмәтуллина Алсу Мансур кызы үзенең  50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул озак еллар буе Олы Кайбыч урта гомуми мәктәбендә пешекче булып эшли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International