Бүген Олы Кайбыч авылында яшәүче Гыйсмәтуллина Алсу Мансур кызы үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул озак еллар буе Олы Кайбыч урта гомуми мәктәбендә пешекче булып эшли. Аны юбилее белән Башкарма комитеты эшләр белән идарә итүче Дания Бәдертдинова котлады һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән рәхмәт хатын тапшырды.