12-14 октябрьдә Чебоксар шәһәрендә каратэ WKC буенча IX Россия Кубогы узды. Россиянең 16 регионыннан төрле яшьтәге 900 катнашучы Чуашстанда иң көчлеләр исеме өчен көрәште. Кайбыч районын балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Владислав Васильев җитәкчелегендә шөгыльләнүче Колаңгы һәм Олы Кайбыч мәктәбе укучылары тәкъдим итте.
Мондый зур ярышларда катнашып, яшь каратистлар югалып калмадылар. Колаңгы мәктәбеннән София Козлова 12-13 яшьлек кызлар арасында үз авырлык категориясендә III урынны яулады. Шулай ук тренер-укытучы Владислав Васильев 18 яшьтән өлкәнрәк һәм 68 килограммга кадәр авырлык категориясендә катнашып, бронза медален яулады. Без аларны котлыйбыз!