Бүгенге көндә шикәр чөгендерен җыюны 77,9 процентка төгәлләделәр. Эшләр 3 нче филиал "Дубрава" агрофирмасы " кырларында бара. 1 һәм 2 номерлы филиаллар эшне тулысынча төгәлләде. Уртача уңыш бер гектарга 240 центнерны тәшкил итә.
Шулай ук урып-җыю белән бер үк вакытта туфракны төп эшкәртү буенча да эш алып барыла. План буенча 32,6 мең гектар мәйданда 31,7 мең гектар эшкәртелгән, бу 97 процентны тәшкил итә.