ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

"Турникетсыз атна"  Бөтенроссия акциясе кысаларында Олы Кайбыч урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары Олы Кайбыч авылының янгын сүндерү бүлегендә экскурсиядә бардылар.

16 октябрь көнне Иске Чәчкаб авылында гомер итүче Хәялетдинова Равилә Газиз кызы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.  Ире белән җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә бәхетле әби оныкларына һәм оныкчыларына сөенеп яши. Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин исеменнән юбилярны Кайбыч муниципаль районы башкарма комитетының эшләр белән идарә итүче Бәдертдинова Дания Әкраметдин кызы һәм Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Сафин Рәмис Багдетдин улы котлады, аңа сәламәтлек, күңел күтәренкелеге теләде.

Олы Кайбыч авылының "Миләшкәй" балалар бакчасыннан тәрбияче Света Аухадшина һәм аның шәкерте Самир Гыйсмәтуллин "Кечкенә тикшеренүчеләрнең беренче адымнары" дигән төбәкара экологик фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар. Алар "Улитка?" Бик күңелле!" эксперименталь-тәҗрибә эшчәнлеген эшләделәр һәм икенче турга чыктылар. Икенче тур 2018 елның 26 октябрендә Буа шәһәренең "АБВГДЕЙКа" балалар бакчасы базасында булачак. Аларга уңышлар телибез!

         Бүген 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык икенче утырышы узды.

         Утырышта безнең районнан муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты.

         Бүген 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык икенче утырышы узачак.

         Утырышта безнең районнан муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашачак.
 


17
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстанда балаларны мәгариф оешмаларында тукландыру мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлаячак. Бу хакта Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратыннан хәбәр итәләр.

Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Бәрлебаш төп мәктәбендә 5-8 сыйныф укучылары өчен парламент дәресе үткәрде. Дәрестә шулай ук мәктәп директоры Сергей Лазарев һәм Бәрлебаш мәктәп укытучылары да катнашты.

Бүген 115 янгын коткару бүлегендә Кайбыч үзәк район сырхауханәсе хезмәткәрләре: табиб-хирург Рамил Сабитов, табиб анестезиолог-реаниматолог Вячеслав Мурзаев гадәттән тыш хәлләрдә 8 нче отрядка беренче ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү буенча укулар үткәрделәр ( ясалма сулыш, сынган вакытта шиналар салу, кан агуы вакытында жгутлар салу). Бер үк вакытта  прививка бригадасы  гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә гриппка каршы вакцинация ясады.

Проектның катнашучылары - балалар йортларында, тәрбиягә һәм опекага алынган, шулай ук катлаулы гаилә хәле аркасында интернат мәктәпләрдә булган талантлы балалар.


16
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Бүген, 2018 елның 16 октябрендә район үзәк сырхауханәсенә республика кан салдыру станциясенең мобиль комплексы килде.  Безнең районнан 45 кеше кан тапшырырга теләк белдерде, барлыгы 21,5 литр кан җыелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International