«Турникетсыз атна» Бөтенроссия акциясе

2018 елның 15 октябре, дүшәмбе

         "Турникетларсыз атна» һәр елны апрель аеның 3 нче атнасында һәм октябрьнең 3 нче атнасында үткәрелә. Программа 2015 елдан Россия машина төзүчеләре берлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла. Акция Россиянең әйдәп баручы предприятиеләре эшчәнлеге турында һөнәри юнәлеш бирүче мәгълүмат бирүгә һәм сәнәгать җитештерүендә кирәкле инженер һөнәрләрен һәм белгечлекләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән чаралар комплексы булып тора.

          Проектның төп идеясе мәктәп укучылары, студентлар һәм аларның ата-аналары белән үз төбәкләрендә урнашкан предприятиеләр эше белән турыдан-туры танышудан гыйбарәт. Һөнәри юнәлеш бирү эшенең мондый формасының үзенчәлеге булып мәгълүматны максималь дәрәҗәдә ала алу һәм алдынгы хезмәткәрләр һәм предприятиеләр белгечләре белән аралашу мөмкинлеге тора.

          Акция кысаларында катнашучыларның социаль челтәрләрдә куелган иң яхшы фото һәм видеога конкурс үткәрелә. Җиңүчеләр истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк.

          Конкурста катнашу өчен материаллар түбәндәге мәҗбүри хэштеглар белән имзаларга кирәк: #НеделяБезТурникетов; #СоюзМаш; #Росмолодежь, төбәк исеме һәм предприятие исеме.
          Конкурста 2018 елның 31 октябренә кадәр төшерелгән фото һәм видеоматериаллар катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International