Татарстанда балаларны мәгариф оешмаларында тукландыру мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлаячак. Бу хакта Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратыннан хәбәр итәләр. Кайнар линия 18 октябрьдә иртәнге сәгать 9 дан кичке 5 кә кадәр эшләячәк. Сорауларны 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49 телефоннары аша бирергә була.
Республика халкы сорауларына Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре, Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе вәкилләре җавап бирәчәк.