"Миләшкәй" балалар бакчасының тәрбиячесе һәм аның тәрбияләнүчесе төбәкара экологик фәнни-гамәли конференциянең икенче турына чыктылар

2018 елның 18 октябре, пәнҗешәмбе

          Олы Кайбыч авылының "Миләшкәй" балалар бакчасыннан тәрбияче Света Аухадшина һәм аның шәкерте Самир Гыйсмәтуллин "Кечкенә тикшеренүчеләрнең беренче адымнары" дигән төбәкара экологик фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар. Алар "Улитка?" Бик күңелле!" эксперименталь-тәҗрибә эшчәнлеген эшләделәр һәм икенче турга чыктылар. Икенче тур 2018 елның 26 октябрендә Буа шәһәренең "АБВГДЕЙКа" балалар бакчасы базасында булачак. Аларга уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International