Хөрмәтле Альберт Илгизәрович!
Сезне туган көнегез белән котлыйм. Районның үсеш дәрәҗәсе, авыл кешеләренең тормыш сыйфатын күтәрү- район башлыгының профессиональлеге, аның куелган максатларга ирешүе һәм кешеләр белән эшли белүе таныклыгы. Кайбыч төбәгенең ныклы хезмәт традицияләрен саклау һәм арттыру, социаль-икътисади проектларны тормышка ашыру, якташларның файдалы башлангычларын яклау җаваплы вазыйфада сезнең эшчәнлегегезнең визит карточкасы булсын. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек һәм иминлек телим.
Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Сәфәров Әсгать Әхмәт улы
Хөрмәтле Альберт Илгизәрович!
Агросәнәгать комплексында идарә итү сыйфатлары һәм эш тәҗрибәсе белән ныгытылган туган җирегезгә мәхәббәт, туган республикабыз өчен үз элешегезне кертүегез район башлыгы вазыйфасындагы эшчәнлегегездә вектор булып торсын һәм яңа идеяләрне һәм файдалы социаль-икътисадый инициативаларны тормышка ашырырга ярдәм итсен.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов
«Хөрмәтле Альберт Илгизәрович! Әлеге зур һәм якты гомер бәйрәмегездә без сезгә ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Сез гомерегезне хезмәткә, гаиләгезгә, якыннарыгызга багышлап, җир йөзенә бары тик игелек эшләр өчен генә яратылган кешедер.
Чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары, подполковник Илшат Паймурзин, «Юнармия» штабы начальнигы, Кораллы Көчләр ветераны, отставкадагы майор Илһам Хөснетдинов, Кораллы Көчләр ветераны Хәбир Нәбиуллин, призывниклар һәм аларның әти-әниләре катнашты.
Салым органнары физик затлар өчен 9 һәм 10 ноябрь көннәрендә “ачык ишекләр көне” уздыра.
9 ноябрь (сишәмбе) 09.00- 18.00
10 ноябрь (чәршәмбе) 10.00 - 15.00
Барлык теләүчеләр Россия Федераль салым хезмәтенең «Физик затлар өчен салым түләүчеләрнең шәхси кабинеты» интернет-сервисында теркәлү процедурасын уза алачаклар. Үзең белән шәхесне раслаучы документ кирәк булачак.
17 октябрь көнне Кошман авыл китапханәсе "Үткәннәр сагындыра"ның дәвамын "Бергә узган хезмәт юлы" дигән очрашу тәкъдим итте. Очрашу - 60нчы, 70нче, 80 нче елларда эшләгән авылдашларыбыз белән җитәкчелек иткән колхоз рәисе Закиров Мансур абый һәм авыл советы рәисе Миндубаева Фәйрүзә апаны искә алу, эшләгән чордагы хатирәләрне, истәләкләрне барлау максатыннан оештырылган иде. Чарада катнашкан туганнары да матур истәлекләре белән уртаклаштылар.
Кичә, Өлкәннәр декадасы кысаларында, Олы Кайбыч авыл җирлеге делегациясе Кайбыч картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булып кайттылар. Кунаклар өлкәннәр белән әңгәмә кордылар, тәм-томнар белән сыйладылар. «Салават күпере» вокаль ансамбле тарафыннан интернатта яшәүчеләр өчен бәйрәм концерты оештырылды. Интернатта яшәүчеләр һәр башкаручыны җылы кабул иттеләр. Ансамбльдәге кызларга кушылып бергә җырладылар. Интернат-йорт директоры Альбина Фиратовна мондый очрашуларның анда яшәүчеләр өчен бик тә кадерле булуын билгеләп үтте, өлкәннәрнең кәефләре күтәрелә һәм аларга үзләренең ялгыз түгеллекләрен тоярга ярдәм итә.
Бу уңайдан мәктәпләрдә яшь армиячеләр уздырган «Икмәк бөтенесенә баш» темасына сыйныф сәгатьләре узды.
1967 елның 15 октябрендә Волгоградтагы Мамай курганындагы "Сталинград сугышы геройларына" тарихи-мемориаль комплексы ачыла. Бөек Ватан сугышы вакытында (1942-1943) Волгоградның үзәк өлешендә (1925 елдан 1961 елга кадәр — Сталинград) булган Мамай Курганында каты сугышлар бара, бигрәк тә 1942 елның сентябрендә — 1943 елның гыйнварында. Мамай Курганында сугыш тәмамланганнан соң бөтен шәһәрдән үлүчеләрне җирләгәннәр. Якынча мәгълүматларга караганда, анда 34,5 меңгә якын кеше җирләнгән.
17 октябрь иртәсендә Олы Кайбыч мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары Мансур Закировның мемориаль такта янында импровизацияләнгән митингка җыелдылар. Мансур Әхмәтҗан улы туган көненә багышланган митингка Мактаулы гражданинның тол калган, укытучы-мәктәп ветераны Әлфия Закирова килде. Ул искиткеч кешенең тормышы һәм хезмәт даны турында сөйләде, аның турында истә тотарга һәм һөнәр сайлауга җаваплы карарга чакырды. Бу көнне мәктәптә парламент дәресләре бару уңаеннан, үз иленең лаеклы гражданины булырга, кече ватаннарын яратырга һәм халыкка хезмәт итәргә өндәү аеруча актуаль яңгырады.