16 октябрь көнне Иске Чәчкаб авылында гомер итүче Хәялетдинова Равилә Газиз кызы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ире белән җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә бәхетле әби оныкларына һәм оныкчыларына сөенеп яши. Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин исеменнән юбилярны Кайбыч муниципаль районы башкарма комитетының эшләр белән идарә итүче Бәдертдинова Дания Әкраметдин кызы һәм Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Сафин Рәмис Багдетдин улы котлады, аңа сәламәтлек, күңел күтәренкелеге теләде.