Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Бәрлебаш төп мәктәбендә 5-8 сыйныф укучылары өчен парламент дәресе үткәрде. Дәрестә шулай ук мәктәп директоры Сергей Лазарев һәм Бәрлебаш мәктәп укытучылары да катнашты.
Дәрес барышында Альберт Илгизәрович укучыларга Россия Федерациясе Конституциясе, кешенең хокуклары һәм бурычлары турында сөйләде һәм безнең яшьләр җәмгыять тарихын белергә һәм законнарга таянып эш итә белергә тиешлеген ассызыклады.
Очрашу ахырында ул барлык укучыларга яхшы укырга һәм үз иленең лаеклы гражданнары булуларын теләде.
Фоторепортажны карау өчен түбәндәге сылтама буенча күчеп китегез: http://kaybici.tatarstan.ru/rus/press/foto.htm/photoreport/4413007.htm