Тренер Фрат Җиһаншин шәкертләре Казан шәһәрендә тимераякта шуу спорты буенча ярышларда җиңүчеләр

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

         2018 елның 21-22 декабрендә Казан шәһәрендә тимераякта шуу буенча "олимпия өметләре"бөтенроссия ярышлары узды. Ярышларда Казан, Лаеш, Яшел Үзән, Яр Чаллы, башка шәһәр һәм төбәк спортчылары катнашты.  Программага 500 метрга, 1000 метрга, масс-старт керде.
         Безнең районнан ярышларда тренер-укытучы Фрат Җиһаншин шәкертләре, Мөрәле мәктәбе укучылары катнашты. Алар түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәттеләр: кече яшьтәге спортчылар арасында Асия Мадаминова (6 нчы сыйныф укучысы) кызлар арасында 500 метрга һәм 1000 метрга йөгерүдә икенче урыннар алды; шул ук кече яшьтәге егетләр арасында Айнур Билалиев (6 нчы сыйныф укучысы) 500 метрга йөгерүдә 3 нче урын һәм 1000 метрга йөгерүдә 2 урын алды; Айназ Билалиев (6 нчы сыйныф укучысы) 500 метрга йөгерүдә 2 нче урын һәм 1000 метрга йөгерүдә 3 нче урынны алды. Без аларны котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International