Алдагы тәүлектә бик күп кар яуды, ишегаллары һәм юллар ябылды. Кайбыч районы мәктәпләреннән тимурчылар үз карамагындагы әби-бабайларга ишегалларын һәм юл буйларын чистарттылар. Яшь армиячеләр отрядлары дә актив катнашты.
2018 елда Татарстан Росреестрының дәүләт инспекторлары белән 11 200 тикшерү чарасы үткәрелде, аның нәтиҗәләре буенча җир законнарын бозуның 10 900 очрагы ачыкланды. Шул ук вакытта хокук бозуларны ачыклау күрсәткече 98% тәшкил иткән.
2019 елның 11 февраленнән 22 февраленә кадәр “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты”(«ТИПКА») өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе базасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә «Умартачылыкны үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча умартачыларның квалификациясен күтәрү курслары узачак.
Бүген, 17 гыйнвар көнне Кече Кайбыч авылы мәдәният йортында халык җыены булып узды, анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
2018 елның декабрендә "Идеяләр парады" гомуми белем бирү оешмалары базасында балаларга өстәмә белем бирү оешмалары һәм балаларга өстәмә белем бирү берләшмәләре арасында наркотикларга каршы профилактик видеороликлар республика конкурсы узды. Безнең районнан "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәге" өстәмә белем бирү коллективы (җитәкчесе Айгөл Солтанова) "Сәнгать-эстетик иҗат" номинациясендә Гран-прига ия булдылар.
16 гыйнварда Кайбыч районы полиция бүлегендә узган елның оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясадылар. Җыелышта район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, Эчке эшләр министрлыгының район буенча бүлеге начальнигы Рушан Хуҗин, район прокуроры урынбасары Василий Макаров, Җәмәгатчелек судьясы Гөлчәчәк Шәвәлиева, бүлекнең шәхси составы катнашты.
Кайбыч районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге декретта булган эшсез гражданнарны, шулай ук эшсез гражданнарны һөнәри юнәлеш буенча түбәндәге белгечлекләр буенча укырга чакыра: «трамвай йөртүче», «троллейбус йөртүче», «В», «С» категорияле машина йөртүче, бухгалтер һәм салым исәбе, 1с кулланучы, маникюр, чәчтараш, визажчы, кондитер, пешекче, каравылчы, ЭВМ операторы. Уку бушлай. Тулырак мәгълүматны 2-12-60 телефоны буенча алырга мөмкин.
15 гыйнвар көнне Кече Мәме авылында яшәүче Козина Анастасия Ивановна үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Хәзерге вакытта ул кызы янында, Яшел Үзәндә яши. Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән юбилярны Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева котлады. Ул юбилярга ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде һәм район бышлыгының рәхмәт хаты белән истәлекле бүләк тапшырды.
16 гыйвар көнне Хуҗа Хәсән авылында халык җыены булып узды, анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева, "Кубня" Агрофирмасы" директоры Валерий Поляков, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
11 гыйнвар көнне Үзәк балалар китапханәсе "Миләшкәй" балалар бакчасы балалары өчен язучы Факия Сафинның тууына 65 ел тулу уңаеннан "Кояшлы иҗат" дип исемләнгән кычкырып уку үткәрде. Факил Сафин - прозаик, шагыйрь, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе, Башкортостан Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты, Александр Грибоедов, «Көмеш кыңгырау» газетасының баш мөхәррире.