ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

«Соры» хезмәт базары юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны конвертта бирүче эш бирүчеләрне мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
 

28 мартта Буада Татарстан Республикасы ДОСААФ Буа муниципаль берәмлеге призларына каратэ буенча "яшь сугышчының дебюты" районара ярышлары узды. Анда Апас, Буа һәм Кайбыч районнарынан яшь каратистлар катнашты. Барлыгы 60 катнашучы. Башка районнар командалары бик күп (20 дән артык спортчы) булуга карамастан, безнең район 8 баладан торган команда лаеклы чыгыш ясады. Кайбычлылар өченче гомумкоманда урыны алдылар, ә 7 каратистыбыз төрле дәрәҗәдәге медальләргә лаек булдылар. Өченче урынны Никита Фенагентов, Сергей Куликов, Эмиль Җамалов, Николай Фенагентов, Рамазан Вишняков алды. Икенче урынны Алинә Сагунова, ә беренче урынны Владислав Козлов яулады. Никита Козловка җиңүгә бераз генә көч җитмәде. Аның җиңүләре алда әле! Без аларны барысын да котлыйбыз!


3
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбенең актлар залында Багай, Олы Подберезье, Ульянково һәм Надеждино авыл җирлекләре составына керүче участок сайлау комиссияләренең  әгъзалары өчен укулар уза.
 

2 апрель көнне Багай балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Салтыган авыл китапханәсендә экскурсиядә булдылар. Китапханәче балаларны балалар китаплары, журналлар белән таныштырды, китаплар белән дөрес эш итү, уку залында үзеңне ничек тоту турында сөйләде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар китапханәчене зур кызыксыну белән тыңладылар, соңыннан бик теләп төрле темаларга китаплар карадылар. Экскурсия мәктәпкәчә яшьтәге балаларга бик зур тәэсир калдырды.
 

1963 елдан 2 апрельдә, әкиятче Ганс Христиан Андерсен туган көнне бөтен дөнья Халыкара балалар китабы көнен билгеләп үтә. Халыкара балалар китабы көне-китапка гашыйк барлык кызыксынучан балалар өчен искиткеч бәйрәм, күңелле маҗаралар, яңа әдәби ачышлар бәйрәме. Бу бәйрәмнең төп максаты-укуны популярлаштыру. Бәйрәм яшь буынны китап укуга җәлеп итә, китап имиджын арттыра. Балалар китабы атналыгы кысаларында Кайбыч районы белем бирү оешмаларында төрле формада һәм эчтәлеге буенча чаралар үткәрелә. Укучылар кызыклы викториналарда, күңелле конкурсларда бик теләп катнашалар.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан чыгарыла торган "Күчемсез милек хәбәрләре"нең яңа саны дөнья күрде. Элек тә без күчемсез милекне рәсмиләштергәндә ярдәм итәчәк актуаль һәм файдалы мәгълүмат әзерләргә тырыштык.
 

Соңгы 3-4 елда кече бизнес вәкилләренең һәм шәхси эшмәкәрләрнең горизонтта «ярдәмчеләр» барлыкка килә, алар беркадәр ришвәт өчен Роспотребнадзор үткәрә торган тикшерүләргә әзерлиләр.
 

Шушы көннәрдә Кошман авылында яшәүче Минвалиева Илзирә Сәлимгәрәй кызы үзенең 50-яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны район башлыгы исеменнән район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова һәм Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина котлады. Алар Илзирә Сәлимгәрәй кызына нык сәламәтлек, озын гомер, иминлек теләделәр, шулай ук аңа район башлыгының рәхмәт хатын тапшырдылар.
 


2
апрель, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 1 апреленнән район үзәк сырхауханәсендә өлкән халыкны диспансерлаштыру кысаларында хатын-кызларны тикшерү өчен күчмә маммография эшли. План буенча 784 хатын-кыз узарга тиеш (1980,1977, 1974, 1971,1965,1959, 1953,1949,1951,1955,1957,1961, 1963, 1967,1969 елгылар).
Искәрмә булып кызлар-яшүсмерләр, йөкле хатын-кызлар.

2019 елның 1 апрелендә Совет һәм башкарма комитетның актлар залында "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Кайбыч җирле бүлекчәсенең җирле сәяси советы утырышы узды.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International