28 мартта Буада Татарстан Республикасы ДОСААФ Буа муниципаль берәмлеге призларына каратэ буенча "яшь сугышчының дебюты" районара ярышлары узды. Анда Апас, Буа һәм Кайбыч районнарынан яшь каратистлар катнашты. Барлыгы 60 катнашучы. Башка районнар командалары бик күп (20 дән артык спортчы) булуга карамастан, безнең район 8 баладан торган команда лаеклы чыгыш ясады. Кайбычлылар өченче гомумкоманда урыны алдылар, ә 7 каратистыбыз төрле дәрәҗәдәге медальләргә лаек булдылар. Өченче урынны Никита Фенагентов, Сергей Куликов, Эмиль Җамалов, Николай Фенагентов, Рамазан Вишняков алды. Икенче урынны Алинә Сагунова, ә беренче урынны Владислав Козлов яулады. Никита Козловка җиңүгә бераз генә көч җитмәде. Аның җиңүләре алда әле! Без аларны барысын да котлыйбыз!