1963 елдан 2 апрельдә, әкиятче Ганс Христиан Андерсен туган көнне бөтен дөнья Халыкара балалар китабы көнен билгеләп үтә. Халыкара балалар китабы көне-китапка гашыйк барлык кызыксынучан балалар өчен искиткеч бәйрәм, күңелле маҗаралар, яңа әдәби ачышлар бәйрәме. Бу бәйрәмнең төп максаты-укуны популярлаштыру. Бәйрәм яшь буынны китап укуга җәлеп итә, китап имиджын арттыра. Балалар китабы атналыгы кысаларында Кайбыч районы белем бирү оешмаларында төрле формада һәм эчтәлеге буенча чаралар үткәрелә. Укучылар кызыклы викториналарда, күңелле конкурсларда бик теләп катнашалар.