Бүген Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбенең актлар залында Багай, Олы Подберезье, Ульянково һәм Надеждино авыл җирлекләре составына керүче участок сайлау комиссияләренең әгъзалары өчен укулар уза. Укыту "Сайлауларны әзерләү һәм үткәрү чорында участок сайлау комиссияләре эшчәнлеген оештыру" программасы буенча үткәрелә.
Анда район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Эльвира Заһидуллина, территориаль сайлау комиссиясе секретаре Зөлфия Галиуллина катнаша.
.jpg)
.jpg)