2019 елның 1 апрелендә Совет һәм башкарма комитетның актлар залында "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Кайбыч җирле бүлекчәсенең җирле сәяси советы утырышы узды. Утырыш эшендә район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, Совет аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова, партиянең Кайбыч җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Рушания Лотфуллина катнашты.
Көн тәртибе буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларны үткәрү буенча сайлау штабы төзү, 2019 елның 1 кварталы өчен взнослар җыю, Кайбыч районында илкүләм проектлар үтәлешенә партия контролен оештыру тәртибе турында мәсьәләләр каралды.