2 апрель көнне Багай балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Салтыган авыл китапханәсендә экскурсиядә булдылар. Китапханәче балаларны балалар китаплары, журналлар белән таныштырды, китаплар белән дөрес эш итү, уку залында үзеңне ничек тоту турында сөйләде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар китапханәчене зур кызыксыну белән тыңладылар, соңыннан бик теләп төрле темаларга китаплар карадылар. Экскурсия мәктәпкәчә яшьтәге балаларга бик зур тәэсир калдырды.