Юбилей

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

           Шушы көннәрдә Кошман авылында яшәүче Минвалиева Илзирә Сәлимгәрәй кызы үзенең 50-яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны район башлыгы исеменнән район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова һәм Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина котлады. Алар Илзирә Сәлимгәрәй кызына нык сәламәтлек, озын гомер, иминлек теләделәр, шулай ук аңа район башлыгының рәхмәт хатын тапшырдылар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International