Коррупциягә каршы тору буенча чаралар планы кысаларында, 2019 елның 28 ноябрендә Үзәк балалар китапханәсе Олы Кайбыч урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары белән "Коррупциягә юк!" дигән викторина үткәрде.
2019 елның 30 ноябреннән башлап тимераякта шуу теләге булган һәркем өчен ачык булачак.
Бүген Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә туры китерелгән чаралар чикләрендә Кайбыч РҮХнең медицина хезмәткәрләре коллективының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча Кайбыч муниципаль районы башлыгының ярдәмчесе Фәния Петухова белән очрашуы узды. Район башлыгы ярдәмчесе район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләрен социаль-икътисадый мониторинг буенча Татарстан Республикасы комитетының социологик сораштыру мәгълүматлары белән таныштырды, сәламәтлек саклау өлкәсендә «мәнфәгатьләр каршылыгын» булдырмас өчен аңлатмалар бирде, шулай ук медицина хезмәткәрләренең коррупциягә каршы үз - үзен тотышының һөнәри-этик стандарты турында искә төшерде.
28 ноябрь көнне Колаңгы станциясендә яшәүче Яшина Галина Архиповна үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны район башлыгы исеменнән башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров котлады. Ул Галина Архиповнага район башлыгының рәхмәт хатын тапшырды һәм ныклы сәламәтлек, озын гомер, иминлек теләде.
Байморза авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны - тыл хезмәтчәне Насыйбуллина Фәйрүзә Насибулла кызы 28 ноябрь көнне үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ветеранга озын гомер һәм сәламәтлек теләргә район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов һәм Мәлки авыл җирлеге башлыгы Федор Поляков килделәр. Кунаклар Фәйрүзә Насыйбулла кызына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы, шулай ук муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән котлау открыткасы һәм бүләк тапшырдылар.
Бүген Россия Кораллы Көчләре сафларына Муратово авылыннан Артур Сапаркинны озаттылар.
Игелекле эш башкарырга барчабыз да мөмкинбез. Игелекле эш башкару - ул бит юмарт булу һәм дә киң күңелле булуга этәргеч.
27 ноябрь көнне Казан шәһәрендә "Сәйяр" балалар яшүсмерләр театрларының республика фестиваленең йомгаклау этабы узды. Фестиваль 2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.
Бүген ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Гафуровның вәкиле - КФУның беренче проректоры Рияз Минзарипов Кайбыч районында гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә 3 кеше язылды, аларның барысына да аңлату җаваплар бирелде.
27 ноябрь көнне Афанасьевка авыл клубында Әниләр көненә багышланган бәйрәм булып узды.