

Бүген Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә туры китерелгән чаралар чикләрендә Кайбыч РҮХнең медицина хезмәткәрләре коллективының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча Кайбыч муниципаль районы башлыгының ярдәмчесе Фәния Петухова белән очрашуы узды. Район башлыгы ярдәмчесе район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләрен социаль-икътисадый мониторинг буенча Татарстан Республикасы комитетының социологик сораштыру мәгълүматлары белән таныштырды, сәламәтлек саклау өлкәсендә «мәнфәгатьләр каршылыгын» булдырмас өчен аңлатмалар бирде, шулай ук медицина хезмәткәрләренең коррупциягә каршы үз - үзен тотышының һөнәри-этик стандарты турында искә төшерде.