Байморза авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны - тыл хезмәтчәне Насыйбуллина Фәйрүзә Насибулла кызы 28 ноябрь көнне үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ветеранга озын гомер һәм сәламәтлек теләргә район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов һәм Мәлки авыл җирлеге башлыгы Федор Поляков килделәр. Кунаклар Фәйрүзә Насыйбулла кызына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы, шулай ук муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән котлау открыткасы һәм бүләк тапшырдылар.