Игелекле эш башкарырга барчабыз да мөмкинбез. Игелекле эш башкару - ул бит юмарт булу һәм дә киң күңелле булуга этәргеч.
“Юмарт сишәмбе” акциясе - Бөтендөнья Хәйрия көне, аның максаты — хәйрия хәрәкәтен популярлаштыру, берләштерү.
Бу көнне бөтен дөнья буйлап игелекле эшләр, “Юмарт Сишәмбе” хештегы астында төрле чаралар һәм акцияләр уза.
"Юмарт сишәмбе” көнне Кайбыч районында хәйрия фонды буларак Татарстан Республикасының «НАЗ» ятим һәм инвалид балаларга ярдәм фонды өстенлек бирде.
Шулай итеп, “Кыш Бабайга открыткалар” “Мәрхәмәтле тылсымчы” акциясенең беренче этабы старт алды. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кайбыч муниципаль районы «Өмет» социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре тарафыннан Кыш Бабайга хатлар кабул ителде.
Алар социаль ярдэм алучы балалар (инвалид балалар, күп балалы, тулы булмаган һәм опекунлыкка бала алган гаиләләр балалары) әти-әниләре, волонтерлар белән берлектә открыткалар ясадылар, Кыш бабайга хатлар тапшырдылар.
II этап - Яңа ел бүләкләре - сюрпризлар тапшыру өйдә һәм Яңа ел чыршысында булачак. Әлеге акцияне оештыруда Татарстан Республикасының «НАЗ» ятим һәм инвалид балаларга ярдәм күрсәтү иҗтимагый хәйрия фонды ярдәм итә.