27 ноябрь көнне Афанасьевка авыл клубында Әниләр көненә багышланган бәйрәм булып узды.
Татарстан Республикасы буенча 8нче номерлы районара салым инспекциясе милек салымнарын түләү өчен берничә көн вакыт калып бара, дип искә төшерә.
2019 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.
Бүген район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев Борындык авылында яшәүче Хәйруллин Наил Кашап улын 60 яшьлек юбилее белән котлады. Ул юбилярга нык сәламәтлек, иминлек теләде, район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
2019 елның 24 октябрендә «минем бизнес» форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов Россия өчен уникаль булган ФАСТТРЕК.РФ платформасын тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2019 елда иң яхшы 500 комбайнчыны билгеләделәр.
26 ноябрь көнне Апас районында «Ике моң» вокаль дуэтлар конкурсы узды. Анда район мәдәният йорты хезмәткәрләре дә актив катнашты. Конкурсның тәмамлануы белән шул ук көнне конкурста катнашучыларның барысы да катнашында гала-концерт узды. Безнең конкурсантлар "Иң назлы" дуэт номинациясендә дипломнар белән бүләкләнделәр. Без аларны котлыйбыз!
Сезне 2019 елның 7 декабрендә 10:00 сәгатьтән 15:00гә кадәр «Казан» халыкара ат спорты комплексында узачак «Социаль ярминкә» I республика хәйрия фестиваленә теркәлү ачылуы турында хәбәр итәбез, ул Казан шәһәре, Патрис Лумумба ур., 47А/1 йорт адресы буенча узачак. Чарага теркәлүне 2019 елның 5 декабренә кадәр түбәндәге сылтама буенча узарга кирәк http://социальнаяярмарка.рф/.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы игътибар иткәнчә, производствога интенсив технологияләр һәм авыл хуҗалыгы культураларының сортларын керткәннән соң, яхшыртылган күрсәткечләр белән югарырак уңышка ирешү мөмкинлеге барлыкка килде.
Мәскәүдә «Бердәм Россия» партиясенең XIX съезды үз эшен тәмамлады, анда Россия Президенты Владимир Путин чыгыш ясады. Съезд эшендә партия Рәисе, премьер-министр Дмитрий Медведев, партиянең югары җитәкчелеге, Хөкүмәт әгъзалары, бөтен илдән делегатлар, губернаторлар, Дәүләт Думасы депутатлары, Федерация Советы әгъзалары, журналистлар катнашты.