Бүген Россия Кораллы Көчләре сафларына Муратово авылыннан Артур Сапаркинны озаттылар.
Туганнары, дуслары, җәмәгатьчелек вәкилләре аңа уңышлы хезмәт итүләрен теләделәр. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән Артурга котлау сүзләре белән район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров мөрәҗәгать итте. Ул егеткә хәерле юл, лаеклы хезмәт итүен, өйләренә исән-сау әйләнеп кайтуын теләде, шулай ук аның гаиләсенә истәлекле бүләк тапшырды.