27 ноябрь көнне Казан шәһәрендә "Сәйяр" балалар яшүсмерләр театрларының республика фестиваленең йомгаклау этабы узды. Фестиваль 2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.
Анда безнең районнан сыйныф җитәкчеләре Рафия Кәлимуллина һәм Миләүшә Бикмуллина җитәкчелегендә Борындык төп мәктәбенең 1-4 сыйныф укучылары катнашты. Алар катнашкан өчен Диплом белән бүләкләнде.