«Балалары булган гаиләләргә айлык түләүләр турында» 2017 елның 28 декабрендәге 418-ФЗ номерлы Федераль законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, 2020 елның 1 гыйнварыннан беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә айлык түләү алу хокукына ия булган очракта барлыкка килә:
28 гыйнвар көнне район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең диплом эшләрен яклау булды. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте белән берлектә 2019 елда Кайбыч һәм Апас районнары клуб тибындагы мәдәният-ял учреждениеләре хезмәткәрләрен яңадан әзерләү турында килешү имзаланды. Алабуга көллияте укытучылары 2019 елда укый башладылар, 2020 елның гыйнварында соңгы йомгаклау сессиясе булды һәм гыйнвар ахырында курсларны тыңлаучыларның барысы да үзләренең сайлаган темасы буенча якланды. Март аенда мәдәни-ял итү учреждениесе хезмәткәрләре социаль-мәдәни эшчәнлек белгечлеге буенча һөнәри яңадан әзерлек дипломнарын алачак.
«18 яшькә кадәрге биш һәм аннан да күбрәк баласы булган гаилә әгъзаларына айлык пособие турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2009 елның 7 сентябрендәге 803 номерлы карары нигезендә 2020 елның 1 гыйнварыннан 18 яшькә кадәрге биш һәм аннан күбрәк баласы булган гаилә әгъзаларына Татарстан Республикасында җан башына һәм гаиләнең җан башына исәпләгәндә билгеләнгән яшәү минимумы зурлыгы арасындагы аермага тигез күләмдә айлык пособие түләнә.
Бүген Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мәлки авыл җирлегендә халык җыены узды.
Бүген Олы Кайбычта "Чәчәкләр" кибетен ачу тантанасы булды. Әлеге кибетне Илшат һәм Назлым Шакировлар гаиләсе ачты. Илшат тумышы белән Яшел Үзән районыннан, Назлым - безнең якташ. Гаилә Норлат авылында яши.
29 гыйнварда 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр 2019-2020 елларда булган күчемсез милек өлкәсендәге төп закон үзгәрешләренә багышланган кайнар телефон линиясе булачак. Казан халкының сорауларына (843)255-25-71 телефоны буенча Росреестр идарәсе һәм Кадастр палатасы вәкилләре җавап бирәчәк.