Ярышлар нәтиҗәләре буенча Асия Татарстан җыелма командасы составында 15-16 февральдә Екатеринбург шәһәрендә узачак Россия Беренчелегенең ярымфиналында чыгыш ясаячак. Без аны котлыйбыз һәм яңа уңышлар телибез!
Айнур һәм Айназ Билалиевлар 1000 һәм 1500 метр дистанцияләрдә лаеклы чыгыш ясадылар. Алар 4 һәм 5 урыннарны яуладылар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Фрат Җиһаншин кебек искиткеч тренер тырышлыгы белән аның шәкертләре шундый югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Чөнки алар максатчанлык, хезмәт сөючәнлек һәм үҗәтлек нәрсә икәнен беләләр.