«Демография» милли проекты һәм "Хатын – кызларның мәшгульлегенә ярдәм итү-өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартлары тудыру" федераль проекты кысаларында 2020 елның 22 гыйнварында Кайбыч районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге дәүләт казна учреждениесе Кайбыч муниципаль районы музее белән берлектә "Минем эшлекле әнием яки гаиләне һәм укуны ничек бергә тупларга" темасына түгәрәк өстәл узды. Анда 3 яшькә кадәр бала карау буенча отпускта булган хатын-кызлар чакырылган иде.
Советлар Союзы Герое М.К.Кузьмин исемендәге отрядның яшь армиячеләре «Юнармия» бөтенроссия хәрби-сәнәгать оешмасы штабы начальнигы Илһам Хөснетдинов җитәкчелегендә Ленинград блокадасында катнашкан Тәскирә Латиповага бардылар.
Бүген Казан шәһәренең "Сәйдәш" мәдәният йортында сәгать 10:00 - "Безнең ишегалды" республика программасын тормышка ашыру кысаларында ишегалды территорияләрен комплекслы төзекләндерү буенча белем бирү воркшопының нәтиҗәләрен тәкъдир итү һәм 11:00 - Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының «2019 елда Министрлык эшчәнлеге һәм 2020 елга бурычлар: эш йомгаклары һәм тармакларны үстерүдә яңа чакырулар»темасына йомгаклау коллегиясе" узачак. Анда муниципаль район бышлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнашачак.
Олы Подберезье авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Оксана Михайловна Емельянова билгеләнде. Элек ул Олы Кайбычта даруханә консультанты булып эшләгән.
Казанда ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышы узды. Аның барышында министрлык башлыгы Дамир Фәттахов төп эш күрсәткечләре, шулай ук агымдагы елга өстенлекле планнар турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Яңа туган балалары булган гаиләләргә балалар кирәк-яракларының бүләк комплектларын бирү турында» 2009 елның 4 декабрендәге 1100 номерлы карары нигезендә балалар кирәк-яракларының бүләк комплекты бирелә.
27-28 гыйнварда Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында татар әдәбияты буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
29 гыйнвар көнне Кошман авыл мәдәният йорты базасында мәктәп театр коллективларының инглиз телендә «School performance» Республика фестиваль-конкурсының муниципаль этабы булып узды. Конкурста барлыгы 8 гомуми белем бирү мәктәбе катнашты.
Бүген Колаңгы тимер юл станциясе поселогының «Ирида» күп функцияле үзәгендә Колаңгы авыл җирлегенең отчет җыелышы узды. Анда муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, район прокуроры Алмаз Сөләйманов, Колаңгы авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗанов, «Дубрава» агрофирмасы җитәкчесе Александр Тутаев, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, җирлек халкы катнашты.
27 гыйнвар көнне Мөрәле төп мәктәбе базасында "Тормыш иминлеге нигезләре" курсы буенча "Ел укытучысы" республика конкурсының муниципаль этабы узды. Анда Чүти, Ульянково һәм Колаңгы мәктәпләреннән 3 педагогик хезмәткәр катнашты.