ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе
2020 елның 24 гыйнварында Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Кайбыч муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Наталья Багавеева һәм «Өмет «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлия Нигъмәтҗанова Бөек Ватан сугышы инвалидының тол калган хатыны, блокадалы Ленинградта яшәүче Тәскирә Фаттах кызы Латипова өендә булдылар. Кунаклар Тәскирә Фәттаховнаны Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы белән котладылар, нык сәламәтлек теләделәр һәм күчтәнәчләр тапшырдылар.
Бүген Кайбыч ягы музеенда Россиянең Хәрби дан көне кысаларында яшь гражданнарга тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру булды. Чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, «Юнармия» хәрәкәте начальнигы, отставкадагы майор Илһам Хөснетдинов, Кайбыч ягы музее начальнигы Илдар Шакиров, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алия Биккулова, миграция хезмәте начальнигы Илфир Яруллин, ветераннар советы рәисе Рушания Лотфуллина катнашты.

2019 елның 2 декабрендә салым агенты тарафыннан тотылмаган һәм салым хәбәрнамәсенә кертелгән мөлкәт, җир, транспорт салымнарын һәм НДФЛны түләү өчен билгеләнгән срок тәмамланды.

Бүген район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә оешма-учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды.


26
гыйнвар, 2020 ел
якшәмбе

25 гыйнвар көнне Иске Чәчкаб авылында халык җыены булып узды. Анда муниципаль район Башлыгы, Олы Кайбыч авыл җирлеге башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

25 гыйнвар көнне Ябалак мәдәният йортында халык җыены булып узды. Анда муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.


24
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Анда муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, район прокуроры Алмаз Сөләйманов, Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

20 гыйнвар көнне Олы Кайбыч авылының "Миләшкәй" балалар бакчасы базасында "Ел тәрбиячесе-2020" конкурсының муниципаль этабы узды. Анда Кайбыч районыннан 6 тәрбияче катнашты.

     Бүген Кайбыч муниципаль районы ЗАГС бүлегендә 2020 нче елның беренче пары никахын тантаналы рәвештә теркәделәр. Бу көнне Олы Тәрбиттә туып-үскән Алексей Корников һәм Балтач районы кызы Наташа Митрофанова үзләренең никахларын бәйләделәр. Тантаналы чарада Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алия Биккулова катнашты.

23 гыйнварда Морза Бәрлебаш авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Хәмидуллина Әминә Галимулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International