Казанда ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышы узды. Аның барышында министрлык башлыгы Дамир Фәттахов төп эш күрсәткечләре, шулай ук агымдагы елга өстенлекле планнар турында сөйләде.
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Александр Бугаев, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.
Чарада Кайбыч муниципаль районыннан яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Зөһрә Лотфуллина катнашты.
