ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 20 октябрьдә районда 3221 гектар мәйданда шикәр чөгендере җыю тулысынча төгәлләнде. Туфрак эшкәртү ахырына якынлаша. "Туган як-Агро" хуҗалыгында һәм "Агрофирма "Дубраваның" 1 нче һәм 2 нче филиалларда эшкәртү төгәлләнгән, өченче филиал бетереп килә.

Бүген Россия Кораллы Көчләре сафына биш якташны озаттылар.

 

20 октябрьдә кайбычлылар безнең район егетләре хезмәт иткән хәрби частьта Ульяновскида булып кайтты.  Анда солдатлар өчен район мәдәният йорты коллективы, яшь армиячеләр һәм администрация хезмәткәрләре катнашында концерт оештырылды. Бу көнне частька солдатларның әти-әниләре дә килгән иде. 
 

19 октябрь көнне район мәдәният йортында Олы Кайбыч урта мәктәбенең 2 А сыйныф укучылары "Репка" Минем әкият герое" дип исемләнгән рәсем конкурсында катнаштылар. Иҗади дәресләрдән соң, балалар "Репка" әкиятен уйнадылар. Шулай аларның курчак театры белән беренче танышу узды.  Яшь дуслар театр сәнгатен яратучылар булыр һәм курчак театры түгәрәгендә шөгыльләнер дип ышанып калабыз.


21
октябрь, 2018 ел
якшәмбе

21 нче октябрь-Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин «Татавтодор» җәмгыятенең Кайбыч юл ремонт-төзелеш участогы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын, районда юл төзелеше белән шөгыльләнүче эшмәкәрләрне тәбрик итә.
 


20
октябрь, 2018 ел
шимбә

Хөрмәтле Альберт Илгизәрович!

Сезне туган көнегез белән котлыйм. Районның үсеш дәрәҗәсе, авыл кешеләренең тормыш сыйфатын күтәрү- район башлыгының профессиональлеге, аның куелган максатларга ирешүе һәм кешеләр белән эшли белүе таныклыгы. Кайбыч төбәгенең ныклы хезмәт традицияләрен саклау һәм арттыру, социаль-икътисади проектларны тормышка ашыру, якташларның файдалы башлангычларын яклау җаваплы вазыйфада сезнең эшчәнлегегезнең визит карточкасы булсын. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек һәм иминлек телим.

Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Сәфәров Әсгать Әхмәт улы
 

Хөрмәтле Альберт Илгизәрович!

Агросәнәгать комплексында идарә итү сыйфатлары һәм эш тәҗрибәсе белән ныгытылган туган җирегезгә мәхәббәт, туган республикабыз өчен үз элешегезне кертүегез район башлыгы вазыйфасындагы эшчәнлегегездә вектор булып торсын һәм  яңа идеяләрне һәм файдалы социаль-икътисадый инициативаларны тормышка ашырырга ярдәм итсен.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов


19
октябрь, 2018 ел
җомга

«Хөрмәтле Альберт Илгизәрович! Әлеге зур һәм якты гомер бәйрәмегездә без сезгә ихлас котлауларыбыз­ны юллыйбыз. Сез гомерегезне хезмәткә, гаиләгезгә, якыннарыгызга багышлап, җир йөзенә бары тик игелек эшләр өчен генә яратылган кешедер.

Чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары, подполковник Илшат Паймурзин, «Юнармия» штабы начальнигы, Кораллы Көчләр ветераны, отставкадагы майор Илһам Хөснетдинов, Кораллы Көчләр ветераны Хәбир Нәбиуллин, призывниклар һәм аларның әти-әниләре катнашты.

Салым органнары физик затлар өчен 9 һәм 10 ноябрь көннәрендә “ачык ишекләр көне” уздыра.

9 ноябрь  (сишәмбе) 09.00- 18.00

10 ноябрь  (чәршәмбе)  10.00 - 15.00

Барлык теләүчеләр Россия Федераль салым хезмәтенең «Физик затлар өчен салым түләүчеләрнең шәхси кабинеты» интернет-сервисында теркәлү процедурасын уза алачаклар. Үзең белән шәхесне раслаучы документ кирәк булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International