Кайбычлыларны армиягә озаттылар

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

         Бүген Россия Кораллы Көчләре сафына биш якташны озаттылар. Хәрби хезмәткә китүчеләр Морза Бәрлебаштан Илһам Борһанов, Чүтидән Рифат Гыйматев, Федоровскидан Сергей Иванов, Иске Тәрбиттән Руслан Иванов һәм Айрат Хәйдәровның әти-әниләре, туганнары, дуслары һәм сыйныфташлары озаттылар. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән солдатларга котлау сүзләрен район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров җиткерде. Ул егетләргә хәерле юл, лаеклы хезмәт итүләрен һәм исән-сау өйләренә кайтырга теләде.  Шулай ук егетләр алдында "Форпост" үзәге директоры Юрий Михайлов чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International