Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлавы

2018 елның 21 октябре, якшәмбе

- Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Район Советы, башкарма комитеты исеменнән бәйрәм белән ихлас котлауларны кабул итегез.  Һава торышы шартларына, тәүлек, бәйрәм көннәренә карамастан, сез үз эшегезне профессиональ һәм армый-талмый эшлисез. Сезнең хезмәтегез уннарча километр юлга салынган, сыйфатлы һәм үзвакытында төзелеш, ремонт һәм хезмәт күрсәтү. Куелган бурычларның бөтен мөһимлеген тулысынча аңлап, аларны сыйфатлы итеп башкаруга ирешәсез, үз көчегезне һәм осталыгыгызны кертәсез, безнең районны заманча таләпләргә туры килә торган функциональ, автомобиль юллары белән тәэмин итәсез. Район буенча асфальт һәм вак таш түшәлгән юллар саны арту шуның ачык мисалы. Сез заманча машиналар һәм җиһазлар, инновацион технологияләр кулланып, заман белән бергә атлыйсыз.  Сезгә алда торган бурычларны уңышлы башкаруыгызны, нык сәламәтлек һәм гаиләләрегезгә иминлек телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International